Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

2018 елның 30 октябрендә «Ныклы гаилә» республика проекты кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе вәкилләре белән берлектә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре оештырган бәйрәм кичәсенә алты Кама Тамагы гаиләсе чакырылган иде. Тантаналы шартларда яңа туган сабыйлары белән ата-аналар ана (гаилә) капиталына сертификатлар алдылар. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов яшь гаиләләргә сертификатлар тапшырып, 2018 елда ана (гаилә) капиталы күләме 453 026 сум тәшкил итүен искәртте.  Акчаларны түбәндәге юнәлешләр буенча файдаланырга мөмкин: үзләренең торак шартларын яхшырту, балага белем бирү, яки ана пенсиясенә кертергә.  Яшь ата-аналарны балалар туу һәм ана капиталы сертификатын алу белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова чын күңелдән котлады.

Бәйрәмнең һәр катнашучысы күз алдында күпме горурлык, бәхет һәм дулкынлану укылды һәм бу хисләр озын, ныклы гаилә тормышы аша үтеп керсен иде.

   Тантаналы чара онытылмаслык бәйрәм турында истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International