«Җәлил укулары»

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

31 октябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсендә  «Җәлил укулары» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Конкурс сөйләм үсеше һәм сәнгати сүзләргә кызыксыну уяту, Муса Җәлилнең шигъри сүзенең матурлыгын һәм сәнгати мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну арттыру максатыннан үткәрелде.

Конкурс жюрие конкурсантларның чыгышларын югары бәяләде. Әлеге чара китапханә һәм мәктәп укучылары өчен кызыклы, чөнки иҗади сәләтләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә, татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International