2 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Котлау сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы исеменнән аның урынбасары Газинур Габидуллин чыкты. Дмитрий Чирков җитәкчелегендәге Болактагы Яшьләр театрының Камера оркестры тамашачыларны үзенең чыгышы белән сөендерергә килде. Аларның чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итеттеләр.