Район Башлыгы Павел Лохановның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Хөрмәтле каматамагылылар!

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбызны ныгыту өчен барлык халыкларның бердәмлеген, тынычлык, иминлек, бәйсезлек символын чагылдыра. Татарстан Республикасы Конституциясе халыкның иминлеген тәэмин итеп, әһәмиятле икътисади һәм социаль бурычларны хәл итүдә ышанычлы ориентир һәм дәүләт төзелешендә хокукый нигез булып тора.

Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россия һәм Татарстан үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Кадерле райондашлар! Сезгә үз көчегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим! Бәйрәм белән!

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                    П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International