Агымдагы елның 1 ноябреннән 3 ноябренә кадәр Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Әлеге ярышларның максаты-физик культура формаларын камилләштерү, Татарстан халкын спортка җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Безнең муниципаль район командасы лаеклы чыгыш ясады һәм иң яхшылар бишлегенә керде.
Ярышларда катнашучыларга алга таба уңышлар телибез!