Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән элек Арча районы прокуроры булып эшләгән юстициянең өлкән киңәшчесе Ситдыйков Ринат Мубарякзянович Кама Тамагы районы прокуроры вазыйфасына билгеләнде.
Бүген Кама Тамагы муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков билгеләгән прокурорны Кама Тамагы муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә тәкъдим итте. Элек бу вазифаны биләгән Фәнис Шәйхаттаров Татарстан Республикасының Арча районы прокуроры итеп билгеләнде.