"Халыклар дуслыгы – безнең байлыгыбыз" Татарстан халыкларының милләтара форумы турында

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 15-18 ноябрендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыкларының «Халыклар дуслыгы – безнең байлык» милләтара яшьләр форумын (алга таба – Форум) уздыра.

Форум милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә һәм яшьләр арасында экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән. Чара Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 150 яшь кешене җыячак. Форум кысаларында белем бирү лекторияләре, мастер-класслар һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертларыннан, шулай ук федераль экспертлардан һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән төрле юнәлешләр буенча тренинглар узачак.

Форумда катнашу өчен АИС системасы аша гариза тутырырга кирәк (https://ais.fadm.gov.ru/) 2018 елның 10 ноябренә кадәр. Форумда катнашучыларны сайлап алу гаризада күрсәтелгән сораулар буенча узачак.

Катнашучыларны яшәү һәм туклану кабул итүче як хисабына, транспорт чыгымнары Казанга кадәр һәм кире юнәлеш бирүче як хисабына түләнә.

Элемтә өчен җаваплы зат: Людмила Кочнева, mila.kochneva@gmail.com,+79033079582.

Татарстан халыкларының милләтара яшьләр форумы буенча мәгълүмати белешмә «Халыклар дуслыгы – безнең байлыгыбыз»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International