Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Көне белән котлавы

2018 елның 10 ноябре, шимбә

Хөрмәтле Кама Тамагы районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Көне белән котлыйм!

Бүген без хокук саклау органнарының күркәм традицияләрен дәвам итүчеләренең, гражданнарның хокукларын ышанычлы саклаганнары, Ватан һәм халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүчеләр терроризм куркынычы янауларына каршы торучыларның батырлыгына, ныклыгына һәм һөнәри осталыгына хөрмәт күрсәтәбез.

Хезмәт бурычларын намус белән башкарган хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Чын күңелдән Сезгә катлаулы хезмәтегездә уңышлар, ныклык һәм принципиальлек, закон тыңлаучан гражданнарга игътибарлылык телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, гаилә бәхете һәм шатлык телим!


Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы П. Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International