«Татарстан - минем Республикам»

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 14 ноябрендә Куйбышев Затон поселогында  ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре һәм китапханә мөдире Вера Заикина «Татарстан - минем Республикам» дигән чара үткәрделәр.

Өлкәннәр өчен «Татарстан бүген» һәм «Татарстан - минем кече Ватаным» тематик әңгәмәләр үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар республиканың иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләрен, туган як үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннарын  искә алдылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International