21 ноябрь көнне Красновидово авыл китапханәсендә балалар язучысы Николай Носовның тууына 110 ел тулуга багышланган "Елмаю һәм көлке-болар барысы өчен дә" дип исемләнгән китапханә сәгате узды. Красновидово урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчалары өчен " Николай Носовта кунакта «дигән презентация әзерләнгән иде. Балалар язучының биографиясе белән таныштылар, гадел, дөрес һәм кыю булырга өйрәтә торган Н. Носов әсәрләре буенча «китаплар буйлап сәяхәт» әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.