Мәүлид – ул Аллаһның туган көне уңаеннан мөселманнар шатлыгын белдерү өчен уздырыла торган чара. Күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрне җибәргән өчен, Аллаһка рәхмәт белдереп, Мәүлид үткәрәләр.
Кама Тамагы муниципаль районының Каратал авылы китапханәсендә "Ак калфак» клубы кысаларында "Мәүлид" бәйрәме үткәрелде. Клуб җитәкчесе Сөләйманова Камәрия бу бәйрәмнең тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Барлык катнашучыларны татар милли ризыклары һәм чәй белән сыйладылар.