Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсендә әниләр арасында иң яхшы китап укучылар буенча Бенефис

2018 елның 23 ноябре, җомга

Күп кенә балалар китаплар белән «тирән балачак»та таныша, аларга әниләре укый. Йоклар алдыннан китап белән уңайлы утыру - яраткан шөгыль. Тыңлаучы-бала - ул инде укучы.

 Яхшы китапларны укучы балалар һәрвакыт матурлана, аларның күңелләре яктыра.    

Җирлекара үзәк китапханәсендә китап укучылар формулярларына анализ үткәрелде. Иң актив әниләр дип - Филиппова Ольга, Хәйретдинова Евгения, Сергеева Анжела, Вафина Рания, Төхвәтуллина Гүзәл, Зиннәтуллина Рәзинә, Сабирҗанова Гүзәл, Ганиева Лилия, Лукоянова Гөлназ һәм Нигъмәтуллина Рузалия билгеләнде.

 Укылыш гаилә мохитендә аерым роль уйный. Китап уку, аралашу гаилә әгъзаларын якынайта, аларны рухи берләштерә. Китапханәчеләр әниләргә гаиләдә китап уку традицияләрен дәвам итәргә һәм гомер буе куәтләргә  тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International