Эшлекле дүшәмбе

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

26 ноябрьдә муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов катнашында район активы белән чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды.

Кама Тамагы муниципаль районында инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелә торган чаралар белән Кама Тамагы муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлназ Сафина таныштырды.

«Кама Тамагы ҮРХ» ДАССОның баш табибы Ильяс Минвәлиев инвалидларны медицина препаратлары белән тәэмин итү турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.

2019 елның I яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу компаниясе барышы турында «Татарстан почтасы» ФДУП филиалы «Россия Почтасы» федераль хезмәтенең Кама Тамагы почтамты начальнигы Илнур Миңгалиев сөйләде.

Беренче өлеш ахырында «Кама Тамагы муниципаль районы җирлекләрендә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар үткәрү йомгаклары турында» мәгълүмати хәбәр белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин чыгыш ясады.

Киңәшмәнең икенче өлешендә Кама Тамагы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары алдында чыгыш ясады. Ул физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү, шулай ук үзара салым акчаларына билгеләнгән эшләрне башкару мәсьәләләрен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International