Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен вакансияләр ярминкәсе

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы барлык теләүчеләрне сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Вакансияләр ярминкәсенең максаты-эшкә урнашу, башка һөнәр алу яки квалификация күтәрү мәсьәләсендә кешеләргә ярдәм итү, хезмәт базарында җайлашырга ярдәм итү. Шулай ук вакансияләр ярминкәсендә һөнәри юнәлеш бирүче тест үтү мөмкинлеге булачак.

Чара Бөтенроссия инвалидлар декадасы кысаларында 2018 елның 4 декабрендә түбәндәге адрес буенча узачак: Кама Тамагы штп, К. Маркс ур., 2а йорт, икенче кат (халыкны эш белән тәэмин итү үзәге). Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын өчен беренче катта халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инспекторы торачак.

Хезмәт базарындагы иң кискен проблемаларның берсе булып инвалид булган затларны эшкә урнаштыру кала. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Тамагы районы эш бирүчеләрне сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ышанычсызлык киртәләрен җиңәргә һәм тиешле эш урыны табарга, һөнәри мохиткә җайлашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International