Ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек»республика конкурсы.

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек»республика конкурсын үткәрү планлаштырыла.

Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда бизнесны үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуар статусын күтәрүгә юнәлдерелгән. Конкурста уңышлы эшләүче эшмәкәрләр катнашачак, алар үз эшчәнлекләре белән икътисадның төрле тармаклары үсешенә зур өлеш керткән эшкуарлар. Предприятие керткән өлешенә бәя эксперт комиссиясе тарафыннан җитештереләчәк, аның составына профильле министрлыклар, иҗтимагый оешмалар һәм партнерлар вәкилләре керә. Конкурста катнашу өчен эшмәкәрләргә сайтта алдан теркәлү узарга кирәк http://100rt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International