“Бала хокуклар илендә” республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрьдә мәркәзебез Казанда “Бала хокуклар илендә” республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу елны оештыручылар республиканың барлык районнарыннан  якынча 3 мең баладан 500дән артык эш кабул иттеләр.

Рудник урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Алексашин Матвей “Бәхетле балачак” видеоролигы белән элеге конкурста катнашты. Ул үз эшендә “Бала хокуклары турындагы конвенция” нең асылын чагылдырды, бала хокуклары һәм вазифалары турында әйтеп үтте.

Бәйгедә катнашучылар саны күп булу сәбәпле, жюри әгъзаларына иң яхшы эшләрне сайларга җиңел булмый. Ләкин Матвейның видеоролигы аларда кызыксыну уята һәм нәтиҗәдә Матвей җиңүчеләр исемлегендә. Ул җиңүче дипломы һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Матвейны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International