«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга унҗиде ел тулу уңаеннан Кама Тамагы җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм өстәмә мәйданчыкларда гражданнарны шәхси сораулары буенча тематик кабул итү узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның ярдәмчесе Рияз Минзарипов, партиянең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге секретаре Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге секретаре урынбасары Газинур Габидуллин һәм башкалар атна дәвамында гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итү барышында төрле сораулар каралды: торак-коммуналь мәсьәләләре, социаль торак белән тәэмин итү һәм башка сораулар булды.