Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган «иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы» номинациясе буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсында Кайбыч авылында авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү буенча зона киңәшмәсендә Диплом һәм акчалата премия белән Зиннатов Радик Рәшит улы җиңүче булды.

2017 елда Зиннатов Радик " 2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү «республика программасында «сөт терлекчелеге» юнәлеше буенча катнашты һәм грант отты.

Бүгенге көндә Зиннәтов Радик Рәшит улы хуҗалыгында 32 баш мөгезле эре терлек, аларның 16 сыеры бар. Шулай ук сарыклар, умарта, кош-кортлар да бар.  Мөгезле эре терлек азыгы 42,1 гектар җирдә үстерелә. Азык әзерләү һәм җир эшкәртү өчен техника трактор, чапкыч, мотоблок һәм мотокультиватор, йөк машинасы бар.

            2018 елның 10 аенда Зиннәтов хуҗалыгында 382 центнер сөт, 37 центнер ит җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International