Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Юристлар көне белән котлавы

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле юристлар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Юристлар көне белән котлыйм!

Җәмгыятьтә хокукый гаделлекне һәм законлылыкны тәэмин итүдә, кеше хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшендә хокукый нормаларны гамәлгә ашыруның тотрыклы механизмын булдыруда сезнең рольне бәяләп бетерү мөмкин түгел. Сез законнар сагында торасыз һәм алар кысаларында эш итәсез.

Сезнең тәҗрибәгез, профессиональлегегез һәм актив гражданлык позициягез алга таба да җәмгыятьтәге тотрыклылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, сабырлык, тынычлык һәм һөнәри уңышлар телим! Сезнең эшчәнлегегездә максатчанлык һәм тугрылык, үз бурычыгызны намус белән үтәвегезне һәм һәрвакыт закон тыңлаучыларның мәнфәгатьләре сагында торуыгызны телим.

 

 

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы П. Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International