Үзәк китапханәдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кызыл тасма» акциясе узды. Акциядә Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне бөтен дөнья буенча 1 декабрьдә билгеләп үтелә.
Петелька белән әйләндереп алынган кан төсендәге тасмалар 1991 елдан СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы булып тора. Акциянең максаты - укучыларның игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү һәм аларны ВИЧ тапшыру юллары турында хәбәр итү.