"Якты булсын көнегез!" сыйныф сәгате

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Красновидово авыл китапханәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Якты булсын көнегез!» дигән сыйныф сәгате узды. Чарада Красновидово урта мәктәбе укучылары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очраштылар. Чара кунаклары сәламәтлекләре авыр булуга карамастан, инвалидларның актив яшәү рәвеше алып барулары, спорт ярышларында, төрле конкурсларда катнашулары турында сөйләделәр. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Очрашу дустанә атмосферада узды. Рәхмәт һәм җылы теләкләр белән кунаклар яңа очрашуларга өметләнеп хушлаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International