Пенсия алды яшендәге гражданнар белән очрашу

2018 елның 7 декабре, җомга

Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан пенсия алды яшендәге гражданнарны нигезсез эштән азат итүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының Олы Кариле авылында «Олы Кариле» АҖ эш бирүчесе һәм әлеге оешма хезмәткәрләре белән очрашу узды.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиалы мөдире Наталья Кадыйрова катнашучыларны законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды һәм эш бирүченең хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге яшь буенча дискриминация булдырмауына аерым игътибар бирде. Барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган хезмәтләр, «Россиядә эш»порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Биредә үк 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия яшенә кадәрге гражданнар өчен эшсезлек буенча пособие исәпләү, шулай ук эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Очрашу нәтиҗәләре буенча консультация пенсия алды яшендәге 8 граждан алды, барысына да мәгълүмати материаллар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International