Футбол Көне белән котлыйбыз!

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Халыкара дәрәҗәдә футбол көне ел саен унынчы декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге дата бик күп ир-атлар һәм хатын-кызлар яраткан спорт төре өчен булдырылган. Статистика мәгълүматларына караганда, 120 миллион кеше аны тормыш рәвеше, философиясе һәм диненә әверелдергән.

Еш кына спорт тарихчылары раслаганча, футбол ватаны булып Англия тора . Әмма археологлар тарафыннан башка мәгълүматлар табылган. Әгәр аларга ышансаң, хәзерге заман футболы Борынгы Кытайда безнең эрага кадәр икенче Меңъеллыкта яшәгән.

Футбол феномены аның төрле яшьтәге, җенси һәм социаль статуслы кешеләрне берләштерүе белән аңлатырга була. 

Футбол белән кызыксыну безнең муниципаль районда да артты. Район футболчылары быел яхшы нәтиҗә күрсәттеләр - «Кама» командасы 2018 елгы Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә икенче лига җиңүчесе булды.

Район футболчыларына алга таба да җанатарларның актив ярдәме белән уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International