Мунициапль район бюджеты кабул ителде

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов рәислегендә Кама Тамагы муниципаль район Советының 29 нчы утырышы узды. Көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелгән иде, төп мәсьәлә – муниципаль район бюджетын кабул итү, район финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова доклад белән чыгыш ясады. Агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Район Советы депутатлары муниципаль хезмәттә сатып алуларны үзгәртү белән бәйле мәсьәләләрне карадылар, әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү турында иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм үткәрү турындагы нигезләмәне расладылар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составы, юбилярлар-озак яшәүчеләр турында элегрәк кабул ителгән муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр керттеләр. Муниципаль район Советы депутатлары барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International