2018 елның 14 декабрендә 16 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр «Педагогик мөнәсәбәтләр этикасы: педагог, укучы, ата-ана»темасына ата-аналар интернет-җыелышының чираттагы утырышы узачак. Җыелышта Татарстан Республикасы премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов чыгыш ясыйчак. Интернет-җыелыш экспертлары педагогларның балалар һәм ата-аналар белән мөнәсәбәтләренең этик аспектлары турында фикер алышачак: белем бирү оешмасында психологик яктан уңайлы һәм имин белем бирү мохите булдыру өчен үрнәкләрне кайда эзләргә? Җыелышта педагоглар һәм ата-аналар комитетлары вәкилләрен катнашырга чакырабыз. Интернет-җыелышка сылтама https://ieml.ru/roditelskoe-internet-sobranie/