Валиева Рәйхана Тәхаутдин кызын 95 яшьлек юбилее белән котлау

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 10 гыйнварында Валиева Рәйхана Тәхаутдин кызын 95 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев котладылар.

Аңа чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан котлаулар тапшырды.

Валиева Рәйхана Тәхаутдин кызы 1924 елның 10 гыйнварында Олы Бортас авылында туган. Авылда 3 класс белем алганнан соң, күрше Яңа Сала авылында 4 класс укыган. Рәйхана әбинең барысы 7 класс белеме бар. Укып бетерүгә, 1939 елда, Казанга пороховой заводка эшкә китә һәм 7 ел шул заводта эшли. Сугыш елларында шул заводта патроннар эшлэгәннәр. 1947 елда кире авылга әйләнеп кайта һәм шул елны ук тормышка чыга. Алар 3 балага гомер бирәләр, 1 кыз һәм 2 малай. Тик Рәйхана әбигә ирле тормышка озак яшәргә насыйп булмый, аларның юллары аерыла, балалары белән әнисе янына кайта. Олы яшьтәге әнисен дә карарга кирәк була эле аңа. Рәйхана әби колхозда төрле эшләрдә эшли. Ындыр мөдире дә була, фермада бозаулар, дуңгызлар карый. 1979 елда лаеклы ялга чыга. Рәйхана эбине язмыш төрлечә сыный: 25 яшендә кече улы, бер оныгы яшьли вафат була. Шулай да бүгенге көненнән канәгать әби. Кызы гайләсе белән Кече Бортас авылында яши.  Үзе улы һәм килене белән төп йортта гомер итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International