«Безнең авыл Әфганчылары» китапханәләренең эзләнү эше

12 февраль 2019 ел., сишәмбе

   Әфган сугышы алга таба тарихка кереп кала. Быел 15 февральдә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула.

      Әфганстаннан гаскәрләр чыгару көне – әфганчылар - ветераннар бәйрәме дә, һәлак булган сугышчы - интернационалистлар турында хәтер һәм кайгы көне дә. Бу вакыйга һәм Ватан солдатларының якты истәлегенә районның шәһәр һәм авыл китапханәләрендә бизәлгән китап күргәзмәләре һәм стендлар багышланган.

      Район китапханәчеләре зур эзләнү эшләре үткәрделәр һәм безнең районнан чыккан әфганчылар - сугышчылар турында стендлар ясадылар.

     Күп көч сорый торган эш нәтиҗәсендә укучылар әлеге вакыйгаларга багышланган әдәбият, авылдашларының шәхси архивларыннан төшкән фоторәсемнәр белән таныша алачаклар. Шулай ук бу ил турында күбрәк белү, сугышны солдат күзлегеннән күрү мөмкинлеге дә тудырылачак.

Күргәзмәләр 28 февральгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования