90 яшьлек юбилей белән котлау

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

12.02.2019 г. Исмәгыйлова Зәйтүнә Сабирҗан кызын Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов  һәм  Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Хәмидулла улы  Ибатов 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Зәйтүнә Сабирҗан кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.

Исмәгыйлева Зәйтүнә Сабирҗан кызы 1929 елның 12 февралендә Олы Салтык авылында туа. 4 сыйныфны тәмамлый. 1949 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйлев Каюм Исмәгыйль улына кияүгә чыга. 1954 елда Зәйтүнә Сабирҗан кызы тол кала, ире сугыш яраларыннан үлә. Ул берүзе - Хайдар 1950 елда туган, Хәмит 1953 елда туган - ике улын  үстергән.

      Зәйтүнә Сабирҗан кызы кече яшьтән колхозда эшли. Намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале», «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 1969-1973 елларда авыл Советы депутаты итеп сайлана.

   Хәзерге вакытта килене Рәмзия белән дус-тату яши, оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International