16 февральдә муниципаль район Башлыгы хуҗалыкларны йөреп чыкты

18 февраль 2019 ел., дүшәмбе

16 февральдә муниципаль район Башлыгы хуҗалыкларны йөреп чыкты. Наил Альберт улы Вазыйхов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Илдар улы Вәлиев, агрофирма директорлары, бүлекчә җитәкчеләре белән бергә «Камская» агрофирмасы ҖЧҖнең «Кармалы» бүлекчәсендә, «Бортас» агрофирмасының «Олы Салтык», «Яңа Сала» бүлекчәләрендә терлекләрне кышлату, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы белән танышты. Терлекләрне тоту һәм ашату технологиясе, терлекчелек биналарын ремонтлау, сөт савуны арттыру буенча киңәшләр бирелде. Агрофирма җитәкчелегенә терлекчелек биналарын агымдагы һәм капиталь ремонтлау программасын эшләргә кирәклеге ассызыкланды. Язгы кыр эшләре якынлаша, шуңа күрә район  хуҗалыкларында беренче бурыч булып  тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования