Кирельск авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Кирельск урта мәктәбенең 6 һәм 7 сыйныф укучылары өчен «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чараның максаты-балаларга сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү кирәклеге һәм тәмәке тартуның зыяны турында күзаллау бирү. Китапханәче балаларга үз сәламәтлекләре өчен җаваплылык турында сөйләде. Балаларга көн режимын үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада ешрак булырга киңәш итте. Балалар сәламәтлек турында мәкаль һәм табышмаклар конкурсында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга кирәклеген аңладылар. Безнең сәламәтлегебез һәрберебезгә бәйле бит.
Мәкалә һәм фото авторы Благодерова Елена