Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ ачык дәресе

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның язгы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.

2019 елның 19 мартында 8 сәгатьтә Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбендә «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нуриев Н. Г укучылар һәм укытучылар арасында ачык дәрес үткәрде.

Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, республикада һәм районда оператив хәлләр, су объектларында куркынычсызлык буенча үткәрелә торган чаралар, язгы ташу чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чарада барлыгы 31 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International