Музей дәресе: «Планетаны бергәләп чистартыйк»

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

10 апрельдә Туфан Миңнуллин музее баш сакчысы Гөлчәчәк Гыймадиева Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 «А» сыйныф укучылары өчен «Планетаны бергәләп чистартыйк» дип исемләнгән музей дәресе үткәрде. Балалар табигатьне һәм тирә якны  ничек чиста  итеп саклау,  табигать белән гармониядә яшәү,  кайгырту турындагы мәгълүматне кызыксынып тыңладылар. Укучылар табышмаклар чиште. Дәрес «Планета – безнең туган йортыбыз» дигән презентация фильмын күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International