"Космик сәяхәт»

16 апрель 2019 ел., сишәмбе

1961 елның 12 апрелендә кешелек тарихына кызыл сан кертелде. Бу көнне совет космонавты Юрий Гагарин "Восток" кораблендә дөньяда беренче тапкыр җир планетасы тирәсендә орбиталҗ очыш башкарды. 108 минут очыш дөньяда: космос һәм безнең планета турында күзаллауны тулысынча үзгәрте, мифлар һәм легендалардан башлап йолдызларга очарга омтылучы миллионлаган кешеләрнең хыялы тормышка ашты. Сәяси һәм фәнни күзлектән бу вакыйга илебезне космос киңлеген үзләштерү өлкәсендә берсүзсез лидер итте һәм кешенең мөмкинлекләре турында күзаллау тамырдан үзгәрде!

2019 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөйки авылының мәдәният йортында балигъ булмаган балалар белән социаль хезмәт алучылар белән «космик сәяхәт» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрделәр.

Дәреснең төп максаты булып балигъ булмаганнарда космосны өйрәнүгә кызыксыну тудыру торды.

Чара барышында балалар «Йолдызчык белән разминка», «Ракета төзе», «Лабиринт», «Табышмаклар» һәм «Капитаннар конкурсы» кебек төрле конкурсларда катнаштылар.

Чара ахырында балалар бик теләп «Тылсымлы паутинка»технологиясе буенча тегелгән Галактика кешесе ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования