17 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсенең актлар залында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре белән иҗади очрашу узды (ИбраһимовМ.И. - текстология бүлеге мөдире, РәмиевЗ.З. - филология фәннәре докторы, профессор, баш фәнни хезмәткәр, АлееваГ.Х. - филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, ФәйзуллинаФ.Г. - фәнни хезмәткәр һәм МөхәммәтшинЗ.Г. - ТР Сынлы сәнгать музееның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре).
Сәламләү сүзе белән Кама Тамагы районы Башлыгы урынбасары Габидуллин Г. А. чыгыш ясады. Очрашу кысаларында «Габдулла Тукай. » һәм «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасы материаллары» энциклопедиясе (татар һәм рус телләрендә). Иҗади очрашуда Кама Тамагы муниципаль районның мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Мәкалә һәм фото авторы Гомирова Лилия