Җирле үзидарә көненә багышланган бүләкләү

2019 елның 19 апреле, җомга

Ел саен 21 апрельдә, 2013 елдан башлап, Россиядә Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 10 июнендәге 805 номерлы Указы белән билгеләнгән җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу документта әйтелгәнчә, яңа дата календарьга  «җирле үзидарә институты ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократия һәм гражданнар җәмгыятен үстерү максатларында» кертелә.

18 апрель көнне Кама Тамагы районы мәдәният йортында җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм муниципаль хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Нәтиҗәле эш һәм актив иҗтимагый эшчәнлек өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә:

Коноплева Таисия Петровна - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә:

Яруллин Илнур Фәрит улы - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе».

Профсоюзга устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты рәхмәт белдерә:

Сагъдиев Илдус Хатыйп улы - "Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгы.

Озак еллар намуслы хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:

1. Семагина Гөлнара Раймоновна – «Кама Тамагы муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтериясе» муниципаль казна учреждениесе директоры;

2. Миңнуллина Гөлназ Илһам кызы – «Кама Тамагы муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтериясе» муниципаль казна учреждениесе директоры урынбасары;

3. Нургалиева Эльза Эльбрус кызы - Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппаратының юридик бүлеге башлыгы;

4. Чурбанова Оксана Владимировна - Кама Тамагы муниципаль районы Осинники авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре (җитәкчесе урынбасары).

Намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:

1.      Хәбибуллина Фәнзилә Фавил кызы - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге җитәкчесе урынбасары;

2.      Лепилина Ирина Владимировна - Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны Башкарма комитеты бүлеге башлыгы.;

3.  Гильмутдинова Гүзәл Илһам кызы - Кама Тамагы муниципаль районы Олы Кариле авыл җирлеге Башкарма комитетының үзәкләштерелгән бухгалтериясенең баш белгече;

4. Сәгъдиева Люция Миңнур кызы - Кама Тамагы муниципаль районы Осинники авыл җирлеге Башкарма комитетының хәрби исәпкә алу буенча белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International