"Могҗиза чәчәге - Кар кызы күз яшьләре" мастер-классы

2019 елның 20 апреле, шимбә

Ел саен 19 апрель көнне дөньяның күп кенә илләрендә матур язгы бәйрәм - умырзая көне билгеләп үтелә. Рудник урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары өчен " МастерОК» кызыксынулары буенча клуб җитәкчесе Лилия Гумирова «Могҗиза чәчәге - Кар кызы күз яшьләре» дигән мастер - класс үткәрде. Очрашуда укучылар бу чәчәкнең күпчелек төрләре Кызыл китапка кергәнен һәм умырзаялар турында нинди риваятьләр бар икәнен белделәр. Аннан яшь укучыларыбыз умырзаяны үз куллары белән кул астындагы материаллардан ясарга өйрәнделәр. Кечкенә осталар ясаган матур чәчәк бәйләмнәре чын шикелле чыкты. Балалар якыннарын сөендерер өчен үзләренең умырзаяларын өйләренә алып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International