Шәрәфетдинова Сәгъдәтбикә Габделбари кызы 90 яшьлек юбилее

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 елның 13 маенда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Куйбышев Затоны штп башкарма комитеты җитәкчесе Гөлназ Ринат кызы Григорьева 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Сәгъдәтбикә Габделбариевнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.

Сәгъдәтбика Габделбари кызы 1929 елда Спас районында Каюки авылында туа. 1937 елдан 1941 елга кадәр мәктәптә укый. 4 сыйныф укыды.

Авыр вакыт булды. 1942-1945 елларда колхозда эшли - сарыклар карый. 1950 елда электроцехынга Куйбышев исем. заводка урнашкан, 1951 елда районда ремонт остаханәсендә эшли.

1952 елда Сәгъдәтбик Габделбари кызы үзенең икенче яртысын тапкан һәм аңа кияүгә чыга. Ире белән 58 ел бәхетле гомер кичерәләр. 3 бала тәрбияләп үстерәләр: улы Әнвәр 1953 елгы, улы Юрслан 1958 елгы, кызы Эльза 1965 елгы.

Сәгъдәтбикә Габделбари кызы бик бәхетле, балаларын, оныкларын Һәм оныкчыкларын бик ярата. Аның барлыгы 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Улы белән төзек фатирда яши.

Сәгъдәтбикә Габделбари кызы «хезмәт ветераны» исеменә, юбилей медальләренә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International