Иң зур сугышларның берсе

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Сугыш елларында бик күп бәрелешләр булды. Шулай да, сугыш хәрәкәтләренең алга таба барышына сизелерлек йогынты ясаган иң зур бәрелешләр һәр кешегә диярлек билгеле. Курск сугышы Бөек Ватан сугышының төп көрәшләренең берсе булып тора. Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5,6 һәм 7 сыйныф укучылары өчен музей дәресе үткәрелде. Балалар Прохоровка тирәсендә булган иң зур танк сугышы һәм Курск дугасының  төп этаблары турында белделәр. Презентация һәм документаль фильмнарны  карау бу сугыш масштабларын ачык күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International