Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршында предприятие, оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә

13 май 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Җәйге каникуллар вакытында балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру турында «Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Гимадеева Елена Александровна сөйләде.

Кадыйрова Наталья Геннадьевна-Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Тамагы районы буенча филиалы мөдире җәйге каникуллар вакытында балаларның мәшгульлеге турында сөйләде.

Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна җитәкчеләрне 2019 елның 25 маена «Соңгы кыңгырау» га беркетү турында чыгыш ясады.

2019 елның II яртыеллыгына район газетасына ташламалы язылу турында мәгълүмат белән Заһидуллина Светлана Юрьевна – «Татмедиа» АҖ филиалы - «Волжские зори» («Идел таңнары») газетасы редакциясе җитәкчесе - баш мөхәррир чыгыш ясады.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча килешүләр төзү турында Хәлилов Руслан Рөстәм улы сөйләде.

26 май көнне мәгълүмат хәбәрендә Праймериз үткәрү турында оештыру җитәкчесе Сорокина Марина Владимировна сөйләде, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы оештыру бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования