“Бел, без янәшәдә!”

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Ышаныч телефоны - авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән хезмәт. Борчу, кайгы, тискәре хисләр — болар барысы да безнең һәркайсыбыз белән очраша һәм бу нормаль күренеш. Әмма кайчагында шушы борчулар белән ялгыз гына корәшеп хәл итеп булмый. Мондый очракларда ярдәм сорап психолог, шәхсән яки телефон аша мөрәҗәгать итү файдалы була.

2019 елның 14 маенда “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Бел, без янәшәдә!» дигән сыйныф сәгате үткәрделәр.

Сыйныф сәгатенең төп максаты 8-800-2000-122 балалар өчен ышаныч телефонының мәгълүматлы һәм белүчәнлеген арттыру, шулай ук ашыгыч психологик ярдәм хезмәте буларак аңа ышанычны арттыру.

Сыйныф сәгате барышында укучылар ышаныч телефоны турында видеоролик карадылар, ПДН инспекторы чыгышын тыңладылар, шулай ук педагог-психолог балигъ булмаганнар белән авыр тормыш хәлләре килеп чыккан очракта ышаныч телефоны белән эшләү буенча диагностика үткәрде һәм сораулары булганнарны шәхси кабул итте.

Сыйныф сәгате ахырында балигъ булмаган балалар «Ышаныч телефоны» турында белешмәлекләр алдылар.

Мәкалә авторы Венера Хәсәнова

Аида Идрисова фотосы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования