Ялга-бурычсыз!

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Көтеп алынган ял вакыты җитә. Сез дөньяның матурлыгын ничек күзәтүегез, бары тик сездән генә тора: җаваплы салым түләүче кебек  – ял итү өчен сайланган илдә , яки салымнарда экономияләп – телевизордан, яки интернет аша күзәтеп.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә булуын искәртә.

Салым органнары татарстанлыларга салым буенча бурычларны алдан ук аныкларга һәм түләргә тәкъдим итә. Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»интерактив сервисыннан файдаланып, өйдән чыкмыйча гына моны эшләү җиңел. Сервис шулай ук 30 партнер-банк аша бурычны онлайн-режимда түләргә яки теләсә кайсы банк аша түләү өчен квитанцияләр бастырырга ярдәм итәчәк.

Хөрмәтле гражданнар! Салым түләүне кичектермәгез, чөнки түләнмәгән һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
Үзегезнең ялыгызны бурычлар белән бозмагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования