«Минем имин җәй» акциясе

13 июнь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Җәйге су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында һәм "Минем куркынычсыз җәй" Бөтенроссия акциясе үткәрү уңаеннан, «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

2019 елның 11 июнендә 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Карамалка елгасы ярында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге «ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәрләре тарафыннан төрле яшьтәге ял итүчеләр арасында «Йөзәргә өйрән» социаль акциясе үткәрелде. 

Акцияне үткәрү барышында ГИМС хезмәткәрләре ял итүче балаларга коену вакытында суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, зыян күрүчеләргә беренче табибка кадәр медицина ярдәме күрсәтү Кагыйдәләре турында сөйләделәр. ГИМС хезмәткәрләре ял итүчеләрне шулай ук ГИМС эшчәнлеге, җәйге чорда суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр тараттылар. Акциядә барлыгы 45 кеше катнашты, 25 әңгәмә үткәрелде, 45 белешмәлек таратылды.

Акциянең максаты - балаларны һәм өлкәннәрне бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Участок хезмәткәрләре ял итүчеләргә күңелле һәм куркынычсыз ял теләделәр.

  Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г.Нуриев

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования