Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

  2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла. 

Чараны бөтен эш көне дәвамында районнарда  һәм шәһәрләрдә үткәрү планлаштырыла 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез: 

    - «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә»;

    - «Бердәм РОССИЯ» партиясенең район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә;

    - Татарстан халкына Россия юристлары ассоциясенең төбәк бүлекчәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International