ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

2019 елның 24 июнендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы катнашында учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

Кама Тамагы муниципаль районында төзәтү эшләренә хөкем ителгән затларны эшкә урнаштыруның проблемалы мәсьәләләре турында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Кама Тамагы районара инспекциясе өлкән инспекторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Худяшова Татьяна Роман кызы сөйләде, эшләр хезмәт лейтенанты.

2019 елның II яртыеллыгына вакытлы басмаларга язылу компаниясенең барышы турында Кама Тамагы почтамт УПС «Татарстан почтасы» ФДУП филиалы «Россия Почтасы» идарәсе башлыгы Миңгалиев Илнур Альберт улы сөйләде.

«Кама ХПП» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең техник базасын ремонтлау һәм әзерләү барышы турында " Кама ХПП»ҖЧҖ директоры Саттаров Ринат Фатыйх улы чыгыш ясады.

Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Хабибуллова Миләүшә Хәлим кызы район предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан яфрак азык әзерләүне оештыру турында чыгыш ясады.

 Каты коммуналь калдыклар буенча килешүләр төзү турында мәгълүмати хәбәр белән төбәк операторы вәкиле Хәлилов Руслан Рөстәм улы чыгыш ясады.

Муниципаль районда «милли проектлар» программасын тормышка ашыру буенча мәгълүмати хәбәр белән Ганииятуллин Рамил Харис улы (Казан-Кама Тамагы юл участогы төзелеше турында), Зиннәтуллин Фәнис Ярхәмәтдин улы (Кирельск мәдәният йортында капиталь ремонт барышы турында) чыгыш ясадылар.

Кама Тамагы муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерий улы районның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен теркәү, Җирле әһәмияттәге юлларны исәпкә кую турында мәгълүмат бирде.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимир кызы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр турында мәгълүмат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International