«Булгария» теплоходы корбаннары буенча кайгы һәм Хәтер көне

10 июль 2019 ел., чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 10 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авылы янындагы Идел буендагы мемориаль комплекс янында, 2011 елның 10 июлендә «Булгария» теплоходы һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучыларны искә алу чарасы узды. Әлеге куркыныч фаҗигада 122 кеше үлгән, шул исәптән 28 бала. Һәлак булганнарны искә алырга туганнары килгән. Искә алу чарасында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахман улы Вәлиуллов, "Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге" ФКУ башлыгы Игорь Владимирович Савкин катнашты.

Митингта алып баручылар һәлак булучыларның фамилияләрен һәм исемнәрен укыдылар. Аларны тыңлаганда күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Аннан соң бер минутлык тынлык һәм мемориалга чәчәкләр, матәм кәрҗинен салу дәвам итте. Һәлак булганнарның туганнары мемориаль комплекс территориясендә төзелгән часовня һәм мәчеттә булдылар. Хәтер митингыннан соң кешеләр Иделнең биек ярына юнәлделәр, анда фаҗига урынында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС Үзәге хезмәткәрләре суга искә алу венокларын төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования