Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча конкурс игълан итә

10 июль 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу конкурсының 2 этабы турында игълан итә.

Заявкалар һәм документлар 2019 елның 10 июленнән 8 августына кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул  итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Грантлар бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» бүлекчәсендә урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования