Кама Тамагы районыннан чыккан фән докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия булды

11 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Мингалиев Данил Наил улы - Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең эпизоотология һәм паразитология кафедрасы мөдире ветеринария фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия булды. Котлыйбыз!

Данил Наил улы Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. «Ветеринария табибы» квалификациясе бирелгән, 2012 елдан ветеринария фәннәре кандидаты («Ветеринария микробиология, вирусология, эпизоотология, микотоксикология һәм иммунология» һәм «Патология, онкология һәм хайваннар морфологиясе» белгечлекләре буенча). Кафедрада 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр эшли. 70тән артык фәнни хезмәт, шул исәптән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының ВАК исемлегенә кертелгән басмаларда 15 мәкалә һәм Scopus мәгълүматлар базасына кергән бер мәкалә авторы булып тора. Россия Федерациясенең 4 патенты алынган, туберкулезга каршы яңа препаратлар куллану буенча республика дәрәҗәсендә 3 инструкция эшләнгән һәм расланган, 2 монография әзерләнгән һәм чыгарылган. Югары уку йортында гомуми эш стажы – 17 ел, шул исәптән белгечлек буенча 17 ел. Конкурслар лауреаты (соавторлыкта): «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инвестицион проект» (2007), «Россиянең 100 иң яхшы уйлап табучысы (2009) һәм «2011 елның иң яхшы уйлап табуы» республика конкурсы лауреаты. Түбәндәге дисциплиналарны укыта: «Эпизоотология һәм хайваннарның йогышлы авырулары», «Хайваннарның йогышлы авырулары» һәм «Ветеринария санитариясе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования