Кама Тамагы муниципаль районының ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумы утырышы

11 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 11 июлендә Кама Тамагы муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы чираттагы утырышы узды. Профилактик чараларны үткәрү һәм карау буенча социаль куркыныч хәлдә булган 2 гаилә чакырылган иде.

Консилиумда МРК Рәисе, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сороковнина Е. В., ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре: бүлек башлыгы - СафинаГ.Х., белгеч БикташеваР.А., мәгариф идарәсе психологы ФокееваН.М., Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе педиатры СафинА.М., ТР муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы КузиеваИ.А., ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының опека органы белгече ХәмзинаГ.Д., ТР Бала хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе ГыйниятоваЭ.И., балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре ХәйруллинД.Х. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования