Дәүләт казна учреждениясенең Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» филиалы тарафыннан оештырылган «Маникюрша» һәм «Стилист» белгечлеге буенча белем бирү төркемнәре ачылды.
Укытуга 23 кеше кереште, шул исәптән 1 эшсез инвалид һәм 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган 1 хатын-кыз. Укулар бер ай дәвам итәчәк, аттестация нәтиҗәләре буенча гражданнар уку узу турында таныклык алачак.