Кама Тамагы районы Тәмте мәдәният йорты - "Россия талантлары" Бөтенроссия конкурсының 1 дәрәҗә лауреаты

2019 елның 12 июле, җомга

Тәмте авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия талантлары» конкурсына "Без Егора будет горе" дип исемләнгән спектакль видеосын  җибәргәннәр. "Россия талантлары" VI Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча «Яңа образ» театр коллективы 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Конкурс "Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 77 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә үткәрелә һәм укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерүгә, фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлтелгән.

Конкурсларда укучылар, студентлар, төрле белгечлек һәм юнәлешләр педагоглары һәм теләгән һәркем катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International